Практиканың яңа төренә йөри башлауга, балаларны тирән белемле, тәрбияле итү өлкәсендә эшләүчеләрнең, беренчедән, күплегенә, икенчедән, эшләрен чын күңел-дән башкаруларына, алай гына да түгел, фидакарьләрчә үзләрен балалар тормышына багышлауларына шаккат-тым. Һәм шәһәребез үзәгендәге Укучылар Сарае, анда балаларга матурлык серләрен төшендерүче остаз А.П. Кизим турында “Бөгелмә авзы” газетасына мәкалә язып карадым. Әлеге язмам тиз арада басылып та чыкты. Мин “” практикасын шундый оста пе-дагогта үтүебезгә бик шат! Андый(!) остаз турында җылы сүз әйтә алуым белән дә горурланам! Барлык кешегә шул шатлыгымны җиткерәсем килә.
Ләйсән Хәерова, 232нче төркем студенты