Четверг, 25.04.2024, 13:32
Приветствую Вас Гость | RSS

ГБПОУ "Бугульминский профессионально-педагогический колледж"    

Общие сведения
Учебные планы
Дополнительное образование
Курсы подготовки водителей
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Татар Кызы - 2015

Призлы урыннар өч кенә бит!

Минзәлә педагогия көллиятендә һөнәри уку йортлары кызлары арасында “Татар кызы-2015” конкурсы төгәлләнде. I читтән торып узган турда 65 уку йорты катнашкан: “Туган ягым бизәкләре” видеопрезентацияләре конкурсыннан II турга 40 кыз узганбыз.

Беренче көнне бер драмадагы образ аша үз-үзеңне тәкъдим итү белән (мин Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендәге Гөлфирәне җанландырдым сәхнәдә) татар теле һәм әдәбият буенча тест эшләп, 10 кыз финалга уздык.

Икенче көнне “Әбием сандыгы”ннан татар кызының үзеңә “чыккан” киеме турында сөйләп, осталыгы тикшерелде: токмач басып кистек! Жюри әгъзалары минем токмачның нәфислегенә соклануларын яшермәделәр. Сәнгать номерымны  да  (энем белән биедек!) иң көчле алкышларга күмделәр. Тик призлы урынга эләкмәдем: “Зыялы кыз” номинациясе буенча бүләкләндем. Нишләмәк кирәк, призлы урыннар өч кенә бит! (Монда ике ел элек шундый ук конкурста минем өченче урын алуымны да исәпкә алганнардыр инде...)

                                                                                                                                                                                                                                                                                                    Айгөл Минһаҗева,231нче төркем студенты

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz